Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Аммоний” Россия химиклар союзы кубогын яулады

“Аммоний” АҖ командасының мини-фубол буенча сезон алды уеннары киеренке барды, әмма нәтиҗәле булды.

Мәскәүдә узган Россия химиклар союзы кубогында Менделеевск футболчылары, барлык матчларны да отып, төп трофейга ия булдылар. Катнашучы клубларның составы мини-футбол яратучыларда зур кызыксыну уятты. Волгоград, Череповец, Пермь, Мәскәү өлкәсенең яхшы әзерлекле командалары проблемасыз җиңә алырлар кебек иде. Һәр төркемдә дүртәр команда нәтиҗәгә эшләде.
Менделеевлылар ныклы характер һәм яхшы уеннары белән чын мәгънәсендә алкышларга лаек булдылар. Һәр уенда бар көчләрен кулланып, үз төркемнәрендә беренче урыннан дүрт финалга чыга алдылар. “Аммоний” АҖ командасы өчен көчле көндәш булып Мәскәү өлкәсе футболчылары торды. Хәлиткеч уен барысына да нокта куйды. Матч 4:0 исәбе белән безнекеләр файдасына төгәлләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев