«Айсберг» Боз сараенда Түбән Кама шәһәре «Нефтехимик» хоккей клубының әйдәп баручы уенчыларыннан мастер-класс булды
Аренага «Лигры-2005», «Айсберг» (2008, 2009 һәм 2010 еллар) командалары, Россия Олимпия җыелмасы уенчылары Марат Хәйруллин, Илдар Шиксатдаров, Андрей Чивилев, Роман Абросимов, Кирилл Воробьев җыелды.
Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яшь спортчылар тактик алымнарны һәм техник яктан һөнәрилекне үстерү өчен күнегүләр ясадылар.
Җыелма уенчылары яшь хоккейчылар өчен билгеләнгән методика буенча күнекмә үткәрделәр, «Лигры-2005» командасы белән икеяклы уенда катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев