Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Батыр» спорт мәктәбе беренчелегенә җиңел атлетика буенча көзге кросс узды

«Мин спортны сайлыйм!» Бөтенроссия акциясе уңаеннан шәһәрнең чаңгы юлында «Батыр» спорт мәктәбе беренчелегенә җиңел атлетика буенча көзге кросс узды.

Анда «Батыр», «Айсберг» спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм Ижевск шәһәреннән кунак, биатлон буенча Удмуртия җыелмасы әгъзасы Владислав Михайлов катнашты.

Ярышлар 6дан 17 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар арасында бердән өч чакрымга кадәр оештырылды.

Нәтиҗәдә, «Батыр» спорт мәктәбеннән төрле яшь категорияләре буенча беренче урынны яуладылар: Ангелина Тараканова, Алмаз Фәйзрахманов, Диана Егорова, Олег Капрош, Дарья Евсеева, Илһам Хәсәнҗанов, Софья Никитина, Дима Назаров, Александр Латфуллин.

Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев