Батырлар көче
“Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексында Ибраһим Галимов истәлегенә багышланган IV бил көрәше буенча республика турниры узды.
Ярышларда республика районнарыннан, Башкортостан һәм Мәскәүдән 60 спортчы катнашты.
Мәскәүле Эмиль Низаметдинов көрәштә ун елдан артык. Бу вакыт дәвамында дөнья күләмендә танылса да ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый. Спортның әлеге төре белән авылда шөгыльләнә башлаган, башка мөмкинлекләре булмаган.
– Спорт – җитди шөгыль. Куйган тырышлыклар җиңүгә этәргеч бирә һәм бу тормышымның бер өлеше, – ди көрәшче. – Сезгә беренче мәртәбә килдем, ачык йөз белән каршыладылар.
Уен барышын трибунадан һөнәриләр һәм укучылар, өлкәннәр һәм почётлы кунаклар күзәттеләр. Атлетларны район башлыгы Валерий Чершинцев, бил көрәше буенча Бөтенроссия Федерациясе президенты Рушан Рамазанов, ТР бил көрәше буенча Федерация директоры вазифасын башкаручы Хәбир Хәбибуллин, Ибраһим Миндаровичның гаилә әгъзалары сәламләделәр.
– Мин турнирны оештыру дәрәҗәсенә гаҗәпләндем. Баштарак Татарстанда кечкенә генә шәһәр нәрсәсе белән үзенчәлекле булыр икән дип уйладым. Чынлыкта киресе булып чыкты. Катнашучылар, җанатарлар саны, ярыш үзе – барысы да югары дәрәҗәдә бәяләнә, –дип билгеләде бил көрәше буенча Бөтенроссия Федерациясе президенты Рушан Рамазанов. – Әлеге турнирны Россия Спорт министрлыгының календарь планына кертү өчен бар көчебезне куячакбыз.
– Шәһәр өчен бу ярышлар традициягә керде, – дип белдерде район башлыгы Валерий Чершинцев. – Ярышларны караган кызлар һәм малайлар секцияләргә язылырлар һәм Менделеевск данын арттыруны дәвам итәрләр, дип ышанам.
ТР чемпионаты призёры Айдар Нәҗметдинов билбау көрәше белән 15 яшеннән мавыга. Хәзер егет Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укый. Планнары турында аз сөйли. Ләкин армиядә хезмәт итәргә теләвен әйтте. Һәр көнне икешәр сәгать шөгыльләнә. Әлегә бу җитә дип саный, вакытлар узу белән күнегүләрне арттырачагын билгели. Айдар кайчакта дөнья чемпионы, якташыбыз Ренас Кәлимуллин белән бергә шөгыльләнә.
– Аны җиңеп булмый, нәселләре дә көчле, – дип раслый егет. – Көрәштә күбрәк баш белән уйларга кирәк. Келәмдә спортчы гына түгел, аның белән бергә тренеры, цех буенча коллегалары да бар. Яклау тойганда көч арта. Мондый турнирлар үзеңне күрсәтеп кенә калмый, халыкның берләшүенә китерә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.
Җиңүчеләрнең исемнәре
Хатын-кызлар:
52 кг
Мария Сидорова (Түбән Кама)
58 кг
Наталия Кирсанова (Саба районы)
66 кг
Гөлия Мөбәракшина (Мамадыш)
76 кг
Ольга Романова (Зәй)
76 кг.нан артык
Регина Салихова (Зәй)
Ир-атлар
62 кг
Раил Минһаҗев (Әлки)
75 кг
Булат Гадершин (Алабуга)
82 кг
Мөхәммәдгуфрон Тошзода (Казан)
90 кг
Альберт Хәертдинов (Яр Чаллы)
100 кг
Альберт Сәхабиев (Зәй)
100 кг.нан артыграк
Андрей Чиндин (Менделеевск)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев