Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөек бәйрәмне – спорт белән

Җиңү көне алдыннан шәһәрләр, авыллар мәктәпләре укучылары һәм хезмәт коллективлары вәкилләре, традиция буенча, "Юность" район мәдәният йорты мәйданына Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасына җыелдылар. Ярышта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров сәламләде.Агымдагы елда йөгерү юлына 170 менделеевлы чыкты.- Район өчен бу сан аз, билгеле. Эстафетада 20шәр команда...

Җиңү көне алдыннан шәһәрләр, авыллар мәктәпләре укучылары һәм хезмәт коллективлары вәкилләре, традиция буенча, "Юность" район мәдәният йорты мәйданына Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасына җыелдылар.

Ярышта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров сәламләде.Агымдагы елда йөгерү юлына 170 менделеевлы чыкты.- Район өчен бу сан аз, билгеле. Эстафетада 20шәр команда катнашкан вакытлар булды. Спорт күтәренкелеге сизелә иде, кешеләр урамнарга чыгып йөгерешчеләрне сәламләделәр. Тынычлык эстафетасына өлеш кертү горурлык иде, - дип билгеләде Клавдия Смирнова.

Беренчеләрдән булып стартка шәһәр мәктәпләре укучылары чыкты. Һәр катнашучы Менделеевск урамнары буйлап үз дистанциясен узды. Беренче этапларда 1 нче мәктәп спортчылары алга чыкты. Беренчелек пальмасын алар башка этапларда да бирмәделәр.

Авылларның мәгариф учреждениеләре арасында да җитез йөгерешчеләр аз түгел. Алар арасында Песәй мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Ренас Шириевта бар.

Күләмле эстафетада ул дүртенче мәртәбә көч сынаша.

- Минем өчен мондый ярышларда катнашу зур шатлык.Бу фашистлар Германиясен җиңгән ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында тагын бер кат искә төшерү өчен форсат. Безнең гаиләдә бабабыз М.Сибгатуллинның якты истәлеген кадерләп саклыйбыз. Ул 1943 елда Калуга өлкәсендә һәлак булган, - дип сөйли Ренас.

Авыллар арасында Монаш мәктәбе вәкилләре беренче булды.

Аннан соң йөгереш юлына хезмәт коллективлары чыкты. "Аммоний"ның ике командасы, 10 нчы холык төзәтү колониясе, Монай авыл җирлеге, район үзәк хастаханәсе күчмә кубок өчен көрәштеләр.

- Район авыл җирлекләреннән спортчылар әзерләүдә бердәнбер булуыбыз белән горурланабыз, - диләр монайлылар. - Без дуслык, спорт һәм аяз күк йөзе өчен. Иң яхшы өчлеккә керү өчен тырышачакбыз.

Сүзләре рас булды. Чынлап та, Монай командасы икенче булып килде, "Аммоний"ның икенче командасы спортчылары алардан азга гына калышты. Шул ук предприятиенең беренче командасы йөгерешчеләре чемпион булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев