Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Биредә спорт белән шөгыльләнәчәкләр

4 нче мәктәптә спорт мәйданчыгын ачу “Спорт мәйданчыкларын төзү һәм блоклы модульле чаңгы базасы корылмасы” республика программасы буенча булдырылды.

Беренчеләрдән булып спорт объектының уңайлыкларын укучылар бәяләделәр.


– Без бу вакыйгага шатбыз, биредә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Хәзер саф һавада физик культура тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк булачак, – диләр 10 сыйныф укучылары Зарина Елизарова һәм Әнвәр Гәрәев.


Эшләр республика программасы буенча өч миллион сумнан артыкка башкарылды.


Мәйданчык территориясе махсус челтәр белән киртәләнгән, ә өстендә газон булдырылган. Биредә физик культура дәресләре, футбол буенча балаларның күнекмәләре узачак.


Истәлекле вакыйга белән укучыларны һәм педагогик коллективны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. Мәктәп директоры Луиза Хәбибуллинага ул спорт кирәк-яраклары бүләк итте, мәйданчыкта уңышлы эш башлануын һәм спорт җиңүләре теләде.


Хәзер укучылар уңайлы шартларда физкультура дәресләрен үткәрә һәм спорт сәләтләрен күрсәтә алачаклар. Мәйданчык ачылган көндә укучылар район башлыгы Валерий Чершинцев белән футбол капкасына беренче символик тупны керттеләр, шуның белән спорт мәйданчыгының эшенә старт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев