Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы юлына меңнән артык кеше басты

ТАССРның – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыкларына багышланган «Татарстан чаңгы юлы-2020» кышкы спорт төре белән мавыгучы 1000нән артык кешене җыйды.

Менделеевлыларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева сәламләде, тиешле дистанцияне узып, башкаларга үрнәк күрсәтте. Ярышларга яшьләр дә, өлкәннәр дә чыктылар. Кояшлы һәм салкын көнне артистлар чыгышы һәм кайнар чәй җылытты.

Әминә Гусейнова иң нәни катнашучы дип танылды, иң өлкән – Роза Йосыпова. Бузановлар гаиләсе спорт сөюче гаилә буларак билгеләнде.

– Ял көнен бердәм компания белән үткәрүе искиткеч, аеруча саф һавада, – ди Полина.

Ярышларда көчле хатын-кызлар арасында беренче урынны Лариса Назарова яулады, икенче – Елена Пигасова. Ир-атлар арасында алдынгылыкта Максим Баграшов, икенче урында – Ришат Ибәтуллин, өченче – Кирилл Петров. Хөрмәтле өченче яшь вәкилләре читтә калмадылар һәм күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр. Беренче урынга Любовь Пакратова ия булды, икенче – Любовь Мокроусова. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X