Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Дүрт медаль һәм команда зачетында “бронза”

    “Химик” ССК 2004-2006 елларда туган үсмерләр арасында тхэквондо буенча “ВТФ” ТР беренчелеге һәм 1998-2000 елда туганнар арасында укучылар спартакиадасы узды.

    Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Кама Аланы, Биектау, Саба, Питрәч, Арча, Апас, Түбән Кама һәм Менделеевскидан 180нән артык спортчы катнашты.

    ТР беренчелегендә безнең шәкертләр үз авырлык категорияләрендә түбәндәге урыннарны алдылар: Валерия Беляева, Надежда Шәрипова – икенче, Григорий Мазилкин – өченче. ТР IV җәйге спартакиадада кызлар арасында 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренчелеккә Диана Шәрәфетдинова лаек булды.

    Яшьләрнең IV җәйге спартакиадасында менделеевлылар гомумкоманда исәбендә “бронза” яуладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: