Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Ел лицеисты-2019»

Казан буенча Россия ЭЭМ идарәсенең ЮХИДИ юл-патруль службасы полкы базасында сайлап алу бәйгесендә җиңүчеләр – республиканың 1-11 сыйныф укучылары арасында «ЕЛ ЛИЦЕИСТЫ-2019» республика спартакиадасы булды.

Аның максаты — яшьләрнең иртә һөнәри ориентлашу системасын ныгыту, уку барышында оптималь шартлар булдыру һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәктәпләр белән элемтәсен яхшырту. Менделеевскины «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активисты Ангелина Гагарина тәкъдим итте.

Спартакиадада катнашучылар дүрт төрле номинациядә чыгыш ясадылар: «Хокук һәм тарихны яхшы белүчеләр», «Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен күп белүче», «Иң җитез, көчле һәм оста», «Иң тапкыр».

АНГЕЛИНА ГАГАРИНА «Иң җитез, көчле һәм оста» номинациясендә ИКЕНЧЕ урынны яулады.

Фото «Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге» муниципаль учреждениесе» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев