“Фортунага” бәхет елмайды
“Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексында районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” исемле спартакиада узды.
+
Чараны 2 нче “Әкият” балалар бакчасы мәгариф Идарәсе, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге, “Батыр” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә оештырды.
Спорт ярышларын уздыруның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм актив ялны оештыру, балаларның һәм ата-аналарның сәламәтлеген ныгыту, кече яшьтән физик культура һәм спортка мәхәббәт тәрбияләү.
Спартакиада “Сатори” клубында тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары белән башланды.
2 нче бакчаның Галина Легошина җитәкчелегендәге коллектив кызыклы һәм мавыктыргыч спорт бәйгеләре һәм эстафеталар әзерләгәннәр, аларны үтәргә катнашучылардан җитезлек һәм өлгерлек тәаләп ителде.
1, 2, 6, 7, 8, 10, 11 һәм 12 нче балалар бакчалары командалары тугыз бәйгедә катнаштылар. Алар: “Җитез аяклар”, “Күңелле такси”, «Башка капчык куеп атлау”», «Олимпия боҗрасы”, “Туп белән”, «Төз атучылар”, “Тиз йөгерү”, “Оста куллар” һәм “Спорт гаиләсе”. Күңелле конкурслар “Әкияттә” тәрбияләнүчеләрнең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.
– Безнең “Факел” командасында тугыз кеше катнашты: әтиләр, әниләр һәм балалар. Спорт ярышларын оештыручыларга зур рәхмәт. Бу чара сәламәтлек өчен генә түгел, гаиләләр өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч. Без зур канәгатьләнү хисе алдык, кызым Таисиягә аеруча ошады. Үзебезне бердәм гаилә итеп тоярга менә дигән мөмкинлек булды. Безнең физинструктор Светлана Поспеловага, тәрбиячегә безгә ышанычы өчен, җанатарларга зур рәхмәт, – дип фикерләре белән уртаклаша Полина Квят.
Чара ахырында җиңүче командаларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Беренче урынны 11 нче “Балачак планетасы”ның “Фортуна” командасы яулады. Икенче урында – “Факел” командасы (7 нче “Алтын балык” мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе), өченчедә – “Көчлеләр” командасы (6 нчы “Алёнушка” бакчасы.
Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар. Чара ахырында алып баручылар һәркемгә спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәтлекне ныгытырга, көчле һәм җитез булырга чакырдылар.
Ярышлар “Чулман” базары директоры Ильяс Вәлиев ярдәме белән югары дәрәҗәдә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев