Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футбол уены өчен

Менделеевскида Шәһәр көне кысаларында ясалма каплама белән мини-футбол өчен мәйданчык ачылды.

Футбол кыры «Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыкларын төзү» республика программасы буенча булдырылды. Районда ул 17 нче мәйданчык.

– Спортның әлеге төрен яратучылар өчен шундый уен кыры бүләк итүләре шатлыклы күренеш, – дип ассызыклады «Аммоний» командасы тренеры Лазарь Иванов. – Яхшы күнекмәләр үткәрү өчен тагын бер мәйданчык барлыкка килде.

Яңа объект Юбилейная, 1 йорты ишегалдында урнашкан. Ул барлык таләпләргә дә җавап бирә. Мәйданчык киртәләнгән, ясалма газон, билгеләр, капка, сетка белән җиһазланган. Ачылу тантанасында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты. Ул властьның менделеевлылар өчен сыйфатлы ял итү урыннарын тәртипкә китерүен һәм спортка тиешле игътибар бирелүен билгеләде. Валерий Сергеевичка тупны беренче булып тибү хокукы бирелде. Аннан соң ярышлар оештырылды, аларда тугыз команда катнашты. Җиңүне «Аммоний» уенчылары яулады.

Шунысын да билгелик, Батыр» спорт мәктәбендә, «Химик» ССК, шәхси футбол мәктәбендә спортның әлеге төре белән 400дән артык кеше шөгыльләнә, шул исәптә 300 гә якын бала.

«Батыр» спорт мәктәбен вәкилләре билгеләвенчә, футбол кыры учреждение балансында булачак. Объектның эш графигы төзелә, анда күнекмәләрне дә күздә тотачаклар, туп уйнарга теләүчеләр өчен вакыт билгеләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев