Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Грек аллалары, пионерлар һәм рус чибәркәйләре: Менделеевскида узышы «Эпохалар бәрелеше» форматында узды

3000 нән артык спорт сөюче 10 чакырымнан артык юл һәм 38 киртә аша узды.

Менделеевск өченче мәртәбә Геройлар узышын үткәрде. Әлеге спорт чарасы елдан ел зураеп, бу елны Татарстан Чемпионаты стаусы белән «Эпохалар бәрелеше» форматында узды һәм ун меңгә якын тамашачыны үзенә җыйды.

Элеге формат катнашучыларның трассаны әкияти яисә башка персонажлар костюмын киеп узуыннан гыйбарәт булды. Спортчылар да узышның бу ягына җаваплы килеп фантазияләрен тулы көчкә эшләттеләр. Грек аллалары, викинглар, пионерлар, зомбилар, Дж. Роулингның Гарри Поттер әсәре персонажлары һәм башкалар тамашачы күңеленә хуш килделәр. Менделеевск шәһәренең хатын-кыз командалары да әлеге күптөрлелек арасында аерылып торды. Алар Амазонкалар һәм Рус чибәркәйләре булып киенделәр. Соңгылары мәйданга ат арбасына утырып килделәр һәм, нәтиҗәдә, «җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә иң-иңнәре дип табылдылар. 

Узыш стартлары официаль ачылуга кадәр башланды. Иң беренчеләрдән профессионаллар кузгалды. Алар арасында ярыш инструкторлары да бар иделәр. Алар артыннан төрле спортчылар үз яшь категорисендә беренчелек өчен старт алдылар. 

Геройлар узышын театральләштерелгән куелыш ачты. Халыклар бедәмлеген символлаштырган бию битарафларны калдырмады. «Без бергә» җыры астына мәйданга шәһәр бию коллективлары чыкты һәм берничә минутка тамашачылар карашын үзләренә беркетте. 

Алга таба лаеклы шәһәр кешеләре һәм предприятие эшчеләре символик гаилә учагын кабыздылар. Әлеге утны Мәскәүдән биш бала әтисе һәм «Аммоний» АҖ хезмәткәре Денис Нәҗметдинов алып кайтты. Бу чара Президент В. Путин тарафыннан иглан ителгән Гаилә елына багышланды. 

Узышны массакүләм старт ачып җибәрде. Монда йөгерүчеләр трассаны үз көчләрен үзләренә һәм башкаларга исбат итәр өчен үттеләр. Алдан кузгалучылар кебек үк алар да барлык сынауларны үттеләр: Тойма елгасы аша чыктылар, тауларга үрмәләделәр, сулы чокырларга төшеп менделәр, киртәләр уздылар. 10,5 чакырымга кадәр сузылган трассада барысы 38 киртә урнаштырылган иде. Аларның бер өлеше финиш һәм старт янында булды. Шуңа тамашачылар ярышчыларның рукаходтан узуын, суга чумуын һәм «Комунизм пигы» дип аталган биек тауның түбәсен яулавын яратып карадылар һәм спортчыларга тавышларын жәлләми көч бирделәр. 

Предприятия командалары беренчелеге өчен ярышка да дистәдән артык команда теркәлде. Алар трассаны вакыт исәбенә үттеләр һәм аерым хөкем ителделәр. Әлеге ярышта беренчелекне Кемерово шәһәреннән «Азот» командасы яулады. Алардан санаулы секундларга гына «Аммоний спорт» командасы калышты һәм икенче урынга ия булды. Казан вертолёт заводы командасы исә пьедисталның өченче баскычына менде.

Узыш зурларны гына түгел балаларны да җәлеп итте. Аерым урында балалар старты оештырылды. Анда 3-11 яшьлек балалар катнаштылар. Финишта нәни спортчыларга медаль һәм спонсордан татлы витаминлы су тапшырылды.

Узыш көне фан-зонада концерт белән үрелеп барды. Сәхнәгә Яр Чаллы, Казан, Мәскәү шәһәреннән артистлар чыктылар. Король һәм Шут төркеме трибьютының чыгышы кичке концертның кульминациясе булды. Тамашачылар җырчыларны җылы каршы алдылар һәм чыгышлары тәмамлангач та өч тапкыр биска чакырдылар. Тынычлык сәгате кергәч концерт ярткан җырларны акустик гитарага җырлау белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев