Иң көчле һәм оста
Казанда “Илнең тугры уллары” девизы астында “Лицейлы-2018” республика олимпиадасының финалы узды. Безнең районны БИҮ каршындагы йөгереш мәктәбендә тәрбияләнүче Ангелина Гагарина тәкъдим итте.
Ярышларда республиканың махсус лицейлары һәм муниципаль берләшмәләре сыйныфларыннан сайлап алу бәйгесе җиңүчеләре булган 42 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Аларга аркылы борыста тартылырга, самбо сугышчан алымнары осталыгын күрсәтергә, кросс йөгерергә һәм “челночно” куышып узышырга кирәк булды. Шулай ук “Хокукны, Россия һәм эчке эшләр органнары тарихын белүче” бәйгесендә белемне һәм эрудицияне күрсәтү зарур иде. Катнашучылар сафта әзерлек буенча зачёт бирделәр.
Менделеевлы Ангелина Гагарина спорт нәтиҗәләре буенча “Иң көчле, елгыр һәм оста” номинациясендә гомум физик әзерлек буенча өченче урынны яулады һәм диплом, медаль, кыйммәтле бүләккә – планшетка ия булды.
– Ярышларда кызлар һәм малайлар арасында аермалык булмавы хәлне катлауландырды, ләкин мин барлык каршылыкларны да җиңдем һәм призёр булдым, – ди Ангелина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев