Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң яхшы кикбоксчылар

Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә «фулл-контакт» һәм «лайт-контакт» дисциплинасында кикбоксинг буенча ачык Чемпионат һәм шәһәр Беренчелеге узды.

Ярышларда Менделеевск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Бетьки, Мамадыш, Казан, Нурлат, Тукай районнарыннан 155 спортчы катнашты.

Безнең шәһәребез данын тренер Олег Немтырев җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Марк Кривоконев, Мәрьям Фәрхетдинова, Венера Мөхтәсипова, Адель Һадиуллин, Айгөл Касыймова, Кәрим Касыймов беренче урыннарны яуладылар.

Икенчедә — Всеволод Христофоров, Милана Таран, Максим Мизин.

Өченче урынга Роман Нигъмәтуллин, Тимур Һадиулин һәм Никита Локтев лаек булдылар. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев