Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүче такыясы

Менделеевлы Максим Антонов “TIMERLAN” йөгереш сериясендә җиңүче булды.

Егет Түбән Кама ярым марафонында “TIMERLAN” йөгереш сериясенең җәйге стартында катнашты.

“TIMERLAN” төрле юнәлешләрдә – җиңел атлетика йөгерешләре, йөзүләр, велочабышлар, триатлон, чаңгы стартлары – Татарстан Республикасы буенча спорт чараларының сериясе булып санала. Бу юлы Татарстан һәм башка регионнарның спорт сөючеләре 3, 10 яисә 21 чакрым ераклыктагы йөгерешләрдә катнаштылар. Максим Антонов  өч чакрым дистанцияле йөгерештә Менделеевскины лаеклы тәкъдим итте. Тугыз минут сигез секунд нәтиҗәсе белән ул беренче урынны яулады.

– Минем тормышымда спорт – көрәш, җиңүгә омтылыш. Йөгерү миңа күтәренке кәеф өсти, сәламәтлек чыганагы булып тора. Киң тасма аркылы чыгу һәм бик күп җанатарларны очрату – әйтеп аңлата алмаслык тойгылар, – дип фикерләре белән уртаклаша Максим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев