Инвалидлар арасында ярышлар
Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Форпост» үзәгендә инвалидлар арасында шашка буенча ярышлар узды. Киеренке ярышлардан соң җиңүчеләр билгеләнде.
Хатын-кызлар арасында беренче урынга Т.Тарасова лаек булды, икенче – Л.Петрова, өченчедә – Т.Прохорова. Ир-атлар арасында беренче урынны Ю.Чернов яулады, икенче урында – Н.Прохоров, өченче – А.Мөстәкыймов.
Спорт ярышы чәй эчү белән тәмамланды.
Фото яшьләр һәм спорт эшләре идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев