Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җитезләр һәм кыюлар

Шәһәрдә химзаводның 150 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча ачык турнир узды.

Анда “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” АҖ бүлекчәләре вәкилләре, предприятие ветераннары, “Аммоний” АҖ теннисчылары катнашты.

“Химик” ССК залында спортның әлеге төрен яратучылар осталыкларын күрсәттеләр, үзләренә, тамашачыга һәм көндәшләренә иң җитез, өлгер, кыю һәм чыдамлы булуларын исбатладылар.

Күпсанлы уеннардан соң турнирның бәхәссез лидеры дип ун балл җыйган җылылык, пар һәм газ белән тәэмин итү цехыннан Анатолий Евдокимов танылды. Җиде балл белән икенче урында – барий сульфаты һәм магний җитештерү цехыннан Алексей Арасланов. Пьедесталның өченче баскычына күтәрелгән завод ветераны Виктор Дубровин Алексейдан бер генә баллга калышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев