Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көчле рухлылар җиңү яулый

“Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен язгы спорт фестивале булды.

Катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, Яшьләр эшләре идарәсе начальнигы Рашат Фәезов сәламләделәр, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.

Район инвалидлар оешмасы идарәсе рәисе Рөстәм Миңнегәрәев билгеләгәнчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр тормыш сөючәнлекләре, энергияле булулары белән башкалардан калышмыйлар.

– Спортчыларның җиңүгә омтылышлары зур. Спартакиадада катнашу аларга осталыкларын күрсәтү, тарафдарлар табу мөмкинлеге бирәчәк, – диде Рөстәм Рәисович.

Ярышларга физик күнегүләр белән беррәттән интеллектуаль белемнәр дә кертелде. Катнашучыларны хупларга ТИСләр рәисләре, туганнары һәм якыннары килде. Нәтиҗәләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелекләрдә ясалды. Шахмат турнирында беренче урынны Альберт Талыйпов алды. Шашкада җиңүче булып Татьяна Тарасова танылды. Пневматик винтовкадан атуда Алик Мостаевка һәм Әлфия Садыйковага тиңнәр булмады.

Ярышларның һәр төрендә җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X