Хоккейчы кыз Алия
Менделеевскиның беренче хоккейчы кызы Алия Фәрхетдинова агымдагы елдан Яңа Воронежда яшәчәк, укыячак һәм күнекмәләр алачак
Алия — «Айсберг» командасына күп җиңүләр алып килгән үзенчәлекле фишка. Аның уңышлары бихисап.
«Көмеш бүреләр» командасы составында Алия кызлар арасында хоккей буенча ТР беренчелегендә беренче урынны яулый һәм турнирның иң яхшы уенчысы дип таныла. Татарстан җыелмасы составында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында Волжски шәһәрендә 16 команда арасында команда алтынчы була һәм Алия иң яхшы уенчы буларак билгеләнә, Федерациядән призлар белән бүләкләнә.
Быел Алия Яңа Воронеж балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә укырга керде. 20 августтан «Атом яшене» хатын-кызлар командасы составында шөгыльләнә.
«Волжскида тренер Юлия Карпова „Алтын алкада“ мине танып үзләренең командасына чакырды. Риза булдым», — дип сөйли яшь хоккейчы. —Хоккей минем өчен мавыгу гына түгел, яшәшү рәвеше, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев