Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккейны чын кызлар уйный

Санкт-Петербургта хатын-кызлар арасында 1еннән 4 мартка кадәр узган «Хоккейны чын кызлар уйный!» турниры тәмамланды.

Турнирның җиңүчесе – Нижегород өлкәсенең җыелма командасы. Икенче урында Санкт-Петербургның «СКА-Аврора» сы, призлы өчлекне Татарстан Республикасы җыелмасы төгәлләде. «Айсберг» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Алия Фәрхетдинова Татарстан Республикасының җыелма командасы составында беренчелекнең төп бүләкләренә дәгъва итте һәм хоккейда яхшы уен күрсәтте. Турнирда катнашучылар Санкт-Петербург буенча экскурсиядә булдылар, Мәскәү «Хоккей музее» экспозициясе белән таныштылар һәм медицина фәннәре докторы, фәнни тикшерүләр юнәлеше һәм «Изге боз» программасы дистанцион укыту буенча куратор Юлия Родыгина белән булган тренингларда катнаштылар, шулай ук аның җитәкчелегендә әти-әниләр өчен түгәрәк өстәлләр оештырылды.

Фото яшьләр һәм спорт идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X