Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хәтер эстафетасы

250дән артык менделеевлы Советлар Союзы Герое Василий Белоусов истәлегенә җиңел атлетика буенча эстафетада катнашты.

Шәһәр һәм авыллар мәктәпләре укучылары, оешмалар һәм предприятиеләр эшчәннәре ун этаптан торган маршрутны уздылар. Һәр яшь төркеме өчен үз дистанциясе билгеләнде.

− Йөгерү – сәламәтлек чыганагы, рух күтәренкелеге һәм яхшы кәеф. Массакүләм спортка һәрвакыт теләп кушылам, − дип билгеләде 1 нче «Светлячок» балалар бакчасы тәрбиячесе Ксения Стахеева.

− Бары тик уңай тәэсирләр генә алдык. Йөгерү зур канәгатьлек хисләре бирде, − ди Ижёвка мәктәбе укучысы Ярослав Липихин.

− Эстафетаны җиңел уздык. Командабыз беренче урынны алды. Без спортны яратабыз, − ди «Аммоний» АҖ хезмәткәре Дмитрий Марковцев.

Спортчыларга котлау сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы Рашат Фәизов, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко мөрәҗәгать иттеләр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырдылар. Мәктәпләр арасында беренче урыннарны 3 нче һәм Ижёвка мәктәпләре яулады, икенчене – 4 нче һәм Турай, өченче – 2 нче һәм Тихоново мәктәпләре. Оешмалар, предприятиеләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче –«Аммоний» АҖ, икенче – Иске Гришкин җирлеге, өченче – 10 нчы холык төзәтү колониясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X