Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Копилкага тугыз медаль

“Сатори” клубында тәрбияләнүчеләр Ижевскида көнчыгыш бергә-бер сугышы буенча (кобудо дисциплинасы) Удмуртия Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионатында катнаштылар.

Ярышларда Можга, Ижевск, Әгерҗе, Сарапулның иң көчле спортчылары көч сынашты. Нәтиҗәдә менделеевлылар тугыз медаль яуладылар. Артур Нурисламов, Антон Антонов һәм Айнур Бадаев “алтын”га ия булдылар, Артур Кәлимуллин көмеш призёр дип танылды, Арина Щербакова, Дарина Фәттахова, Артём Антонов, Илнур Вәлиев, Илья Тимеркәев почёт пъедесталының өченче баскычында.

 Команданың югары уңышларында тренерлар Лилия Богатова һәм Алексей Жуйковның өлеше зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев