Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевлылар спорт белән дус

Физкультурачылар көне уңаеннан төрле мәйданнар спорт сөючеләрне, сәламәт яшәү тарафдарларын мавыктыргыч чараларга җыйды.

«Турникмен» традициягә керәчәк
1 нче мәктәп мәйданчыгында шәһәр яшьләре арасында беренче «WORKOUT» узды. Перекладинада тартылуда, борыска таянып “почмак” ясауда, ирләр өчен күтәрелеп әйләнүдә, бау тартышуда тугыз кеше катнашты. 
– Без, экстремаль спорт төрен яратучылар, аз идек, – диләр менделеевлылар, –«Турникмен» традициягә керер дип өметләнбез. Ярышлардан бары тик позитив кәеф кенә алдык. 
Спортны – ишегалларына
Химиклар урамының 11 нче йорты ишегалдында балалар өчен шахмат-шашка турниры һәм сикергечтә сикерү буенча ярышлар узды. Интеллектуаль уенда көч сынашырга, сикергечтә җитезлекләрен күрсәтергә теләүчеләр күп булды. Яшь спортчылар өчен ата-аналар, дуслары җан атты. 
– Спортны үстерүгә зур игътибар бирелүе куанычлы, ишегалларының күбесендә тренажёрлар, балалар өчен хәрәкәтле уеннар элементлары барлыкка килде, – диделәр алар.
Стритболны менделеевлылар яратып өлгерде 
Команды «Красовер», «Сакура», «Супериор», «3 нче мәктәп» һәм «Аммоний» командалары стритбол буенча ярышларда беренчелек пальмасы өчен көч сынашырга теләк белдерде. Урам баскетболы гадәтиеннән уенчылар саны – алар өчәү, һәм уен зонасы – мәйданчыкның яртысы белән аерыла. Жирәбә уенча «Красовер» һәм «Суперриор» турнирга керешкән арада башкаларның мәйданчыкның икенче яртысында шөгыльләнү мөмкинлеге булды. Командалар өчен баскетболчы кызлар җан атты.
– Бүген ирләрнең генә ярышуы кызганыч. Без алардан калышмас идек! – диделәр алар.
Футбол һәм волейболдан башка булмый!
Спортның бу төрләре шәһәрлеләр арасында аеруча ихтыяҗлы. Физкультурачылар көне дә традицион очрашулардан башка узмады. Футболда ветераннар командасы яшьләргә каршы уйнады. Волейбол баталияләре предприятиеләр һәм учреждениеләрнең ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында җәелдерелде. 
Үзенчәлекле кешеләр өчен фестиваль
«Химик» стадионы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале үткәрү урыны булды. Программага урыннан торып озынлыкка сикерү, дартс һәм кабартылган тупны этү керде.
– Спорт безнең тормышның аерылгысыз өлеше булып тора, – дип бүлештеләр катнашучылар. – Мондый чаралар – сәләтләребезне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, очрашу, аралашу өчен сәбәп тә. 
Балалар өчен «Олимпия яңгыры» 
«Нептун» сәламәтләндерү комлексы мәйданчыгында балалар өчен «Күңелле стартлар» узды. 
– Монда оттыручылар булмаячак, – дип билгеләделәр оештыручылар. – Катнашу өчен төп шарт – сәламәт яшәү тарафдары булу яки аларның сафларына кушылу теләге. 
«Дельфин» һәм «Нептун» командалары шигъри формада визиткаларын яңгыраттылар, йөгерүдә, сикерүдә, шуышуда җитезлекләрен күрсәттеләр, «Олимпия яңгыры» викторинасында белемнәрен барладылар.
Ярышлар җиңүчеләре (беренче урыннар күрсәтелә):
«Турникмен-2018» – Сергей Дунаев,
Шахмат-шашка турниры – Камил Ахмедов,
Сикергечтә сикерү – Владислав Никитин,
Стритбол, волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар командалары) – «Аммоний» АҖ,
Футбол – яшьләр командасы.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спартакиада:
Дартс – Алик Мостаев, Ринат Соловьев, Регина Зарипова һәм Татьяна Тарасова,
Урыннан озынлыкка сикерү – Регина һәм Адель Зариповлар, Алик Мостаев,
Туп этү – Ринат Соловьев, Татьяна Тарасова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев