Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск гаиләсе тормышыннан бер көн

“Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексында әниләр көне креатив чара белән билгеләп үтелде.

Сигез гаилә, төп роль әтиләргә бирелде, тормышларыннан бер көнне күрсәттеләр. Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров сәламләде, ветераннар Советы рәисләре, пенсионерлар Союзының җирле бүлеге, ТИСләр экспертлар булдылар.

Менделеевск гаиләсендә гадәти көн ничек башлана? Әтиләргә иртәнге ашны әзерләргә кирәк була – йомырка тәбәсе, телемле коры ашамлык, өйдәгеләрне ашатырга, тавык-савытны юарга, балага мәктәп букчасын җыярга, аны мәктәпкә озатырга, укудан соң бергәләп урамда йөрергә, дәрес әзерләргә булышырга.

Һәр бирем җанатучы командаларның көчле алкышлары белән үтәлде. Әтиләр һәм балалар әниләрен бәйрәм белән котларга онытмадылар, моңа иҗади якын килделәр.

Нәтиҗәләр буенча беренче урынны Ипатовлар гаиләсе яулады, икенче урында Кирилловлар, өченчедә – Васильевлар. Фарухшиннар, Гоголевлар, Кузнецовлар, Субаевлар һәм Закировлар катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр.

Катнашучылар гаиләләрендә “ир-ат” һәм “хатын-кыз” эше дип бүлүләр юклыгын исбатладылар, әтиләр һәм әниләр шәхси үрнәкләрендә балаларын көндәлек тормышка өйрәтәләр.


– Безнең кызыбыз Маргаритага җиде яшь, – диләр Алёна һәм Игорь Ипатовлар, – ул өй җыештырырга булыша, табак-савытны юа. Мондый гади эшләр аңа киләчәк тормышында кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев