Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск ишегалдында футбол

Лозунг сыман яңгырый диярсез сез. Һәм бу шулай да. Футбол буенча Чемпионат тәмамланса да, дәүләтебезгә яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә кирәк. Һәм без зур ышаныч белән әйтә алабыз, шәһәрдә футбол традицияләрен җәелдерүче активистлар бар.

– Һәрвакыт, үзебезнең ишегаллары буйлап йөргәндә, мин балаларның үз-үзләренә бирелгәнлеген күрдем, – дип билгели “Бондюг” ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева. – Мине аеруча Пушкин урамындагы балалар борчыды. Аларга ишегалды фубол командасы җыеп башка урам малайлары белән иптәшләрчә матч оештыру тәкъдиме белән чыктым. Балалар риза булдылар һәм без бу проектны башладык.

Җиде көн дәвамында әлеге ТИСка кергән ишегалды балалары «Бондюжский»ның иң яхшы футбол командасы” турниры финалына чыгу хокукы өчен көрәштеләр. Сайлап алу уеннары Профсоюзная, Бурмистров, Юбилейная урамнарының ишегаллары мәйданчыкларында узды. Турнирның йомгаклау өлешенә “Үзәк” (Бурмистров урамы) һәм “Миньоны” (Пушкин урамы) командалары узды. Алар үз көчләрен «Химик» спорт комплексының футбол кырында сынадылар. “Үзәк” командасы беренче минутлардан ук инициативаны үз кулына алды. Эмоцияләр чиктән ашты, бу көндәшләр капкасына кертелгән дөрес бирелгән пас һәм гол өчен шатлык яшьләре иде. Шулай ук билгеләнгән вакытның аз калуы һәм көндәшләр капкасына кертә алмаган өчен сагыш яшьләре дә. Очрашу нәтиҗәсе билгеләнгән пенальтида “Миньоны” командасын оттырудан саклап кала алмады.

Малайларны сәламләргә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева килде. Ул барлык катнашучыларга да футбол яратулары, җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде һәм укуда, спортта уңышлар теләде.

Җиңүче кубогы һәм 1 нче урын өчен дипломны команда капитаны Арслан Әмирҗанов алды. Икенче урын өчен диплом «Миньоны» командасы капитаны Данила Кочмашевка бирелде. Рәмзия Әхмәдиева барлык спортчыларга истәлекле бүләкләр – футболкалар тапшырды. Әлеге бәйрәмдә җиңелгәннәр юк, барысы да зур тәҗрибә алдылар, команда рухын, ярышларның тәмен, җиңүгә һәм үзләренә булган ышанычны тойдылар.

– Турнирны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, балаларны яклаучыларның барысына да рәхмәт, – дип билгеләде Рәмзия Әхмәдиева. – “Безнең ишегалды” балаларының шәһәребезнең сәламәт гражданнары булып үсүләрен телим”.

Инициативаны район башлыгы Валерий Чершинцев яклады. Ул аның өстенлекле булуына ышаныч белдерә – сәләтле балаларны ачыклау, кызлар һәм малайларның сәламәтлеге өчен яхшы шартлар булдыру.

 – Мондый турнирларны үткәрергә кирәк, яшьләр эш белән мәшгуль булачаклар. Монда авырлыклар юк, ресурслар бар, – дип аңлатма бирде Валерий Сергеевич.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев