Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск каратистлары Анапаны яулады

Тренер һәм ТР каратэ Сито-рю федерациясе президенты Сергей Лисютин җитәкчелегендәге спортчылар сигез медаль алып кайттылар.

XIII ачык Бөтенроссия үсмерләр сугышчан сәнгате кысаларында Анапада көнчыгыш сугышчан бергә-бер көрәше буенча ярышлар узды. Илебезнең барлык регионнарыннан җыелган биш меңнән артык спортчы иң яхшылар исеменә ярышты. Көчле көндәшлек шартларында безнең спортчылар үз яшь категорияләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Шәхси кумитэда беренче урынны Константин Григорьев яулады. Ката дисциплинасы буенча Айлита Лисютина һәм Дарья Григорьева икенче булдылар, өченче — Анна Артамонова, Степан Гурьянов, Анастасия Ермолаева, Артём Лазарев һәм Руслан Балуев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев