Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск пенсионерлары спартакиадада катнашты

Өлкән яшьтәге спорт сөючеләр «Өченче яшь» X республика пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабында катнаштылар.

Җыелганнарны Яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе начальнигы Рашат Фәизов, Россия пенсия фондының клиентлык хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова һәм ТР Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Лариса Кривилёва сәламләделәр.

Спартакиадада «Аммоний», «Менделеевсказот», Л.Я.Карпов исемендәге химзавод, бюджет өлкәсе пенсионерлары, Иске Гришкин җирлеге һәм ТИС җирлеге активистлары катнашты. Өлкән яшьтәге спорт сөючеләр программаны гимнастикадан башладылар, сыгылмалылыкка төрле күнегүләр ясадылар. Аннан соң скандинавия йөреше, пуля ату, йөзү, өстәл теннисы һәм дарст буенча ярышларда катнаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәр спорт төре буенча дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев