Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск хоккейчылары хоккей экипировкасы алдылар

Ул ТРның Спорт министрлыгы һәм хоккей Федерациясеннән бүлеп бирелгән.

2022 елның 14 ноябрендә  «Айсберг» спорт мәктәбе директоры Егор Демидов  Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы һәм Хоккей Федерациясеннән  «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышының республика этабы финалында призлы урын яулаган өчен бирелгән  хоккей экипировкасын алды.  А. В. Тарасов исемендәге ярышта 2007 елда туган спортчылар командасы уңышлы чыгыш ясады (тренерлары Марсель Баһауетдинов). Команда 15 уен һәм 2 капка кәшәкәсе алды.

Шулай ук «Айсберг»  спорт мәктәбенең яхшы эшчәнлеге өчен Татарстан республикасының Хоккей федерециясе 10 комплект хоккейн формасы (шлемнар, тимераяклар, щитоклар, краглар, терсәклекләр һәм капкачы кәшәкәсе) бирде. Моннан тыш рәсми хоккей ярышларында хезмәт күрсәтү өчен ике комплект хөкемдар формасы бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев