Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды

    «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.

    Ярышларда Түбән Кама, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабуга, Ижевск, Байлар Сабасы, Бәләбәй, Азнакай, Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашты.

    Менделеевск данын тренер Марсель Шәфыйков җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

    Нәтиҗәдә, беренче урынны Риналь Низамов, Илһам Хәсәнҗанов, Ранэль Шулаков яуладылар. Икенче урында- Артем Устинов һәм Кирилл Килеев, өченчедә — Дамир Низамов, Дмитрий Назаров, Риваль Хәсәнов, Ставр Зубрин. Турнир җиңүчеләре кубоклар, грамоталар, медальләр һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

    Спорт ярышларының иганәчесе «Барс бокс клубы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Ильяс Вәлиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: