Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевскида чаңгы базасын ачтылар

Ул «Спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары» республика программасы буенча гамәлгә ашырылды.

Тантанада район башлыгы Валерий Чершинцев, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, чаңгы спортын сөючеләр катнашты.

– Безнең районда әлеге спорт төре популяр, – дип белдерде Валерий Сергеевич. – Заманча модуль базасы куллануга тапшырылгач актив ял итүчеләр саны тагын да артыр дип ышанам. Комплектта кар машинасы булуы да яхшы. Димәк, яктыртылган чаңгы юлы һәрвакыт чиста булачак.

Тасманы кисеп, символик ачкычны «Батыр» спорт мәктәбе директоры Оксана Габдулбареевага тапшырганнан соң, кунаклар бина белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев