Менделеевскида өлкәннәр арасында йөзү ярышы узды
Өченче яшь вәкилләре егәрлекләрен югалтмыйлар һәм яңадан яңа үрләр яулыйлар.
Менделеевскида өлкәннәр арасында йөзү ярышы узды. 14 әби һәм бабай 25 метр аралыкны ирекле стиль белән кичтеләр.
Катнашучыларны сәламәтләндерү комплексы директоры Егор Демидов сәламләде һәм шәһәр советы дипутаты Алёне Макеевага Рәхмәт хаты тапшырды. Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Лариса Кривилёва шулай ук катнашучыларга көч бирде, уңышлар теләде.
Йөзүләр нәтиҗәсе буенча хатын-кызлар арасында иң яхшы күрсәткечкә Резеда Галактионова ия булды. Ул дестанцияне 28,32 секун эчендә узып беренче урынны алды. Зөльфия Скубиш 30,31 секунд нәтиҗә белән икенче, Гульсияр Сошенко 0,66 секундка гына калышып пьедесталның өченче баскычына менде.
Ир-атлар шулай ук югары нәтиҗәләр белән сөендерделәр. Рәис Шәрәфетдинов һәм Ринат Садыйков 0,34 секун аермалык белән икенче һәм өченче урынны бүлештеләр. Беренчелекне район һәм республика ярышларының күпсанлы катнашучысы һәм җиңүчесе Леонид Белоногов яулады. 65-яшьлек спортсмен дистанцияне 18,72 секундта йөзеп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев