Менделеевскида «Татарстан чаңгы юлы-2020» булачак
Ул районда физик культураны җәелдерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Массакүләм ярышлар 8 февральдә чаңгы базасы территориясендә узачак.
Программада өч старт каралган: көчлеләр узышы, массакүләм йөрү, пенсионерлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр. Катнашыр өчен гаризалар desshbatyr@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Чаңгы ярышында катнашу өчен мәҗбүри шарт – табибтан белешмә булу. Башлана 11 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев