Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевскиның «Айсберг» ХК уенчылары КХЛ уенчылары белән очраштылар

Хоккейчылар балалар белән аралаштылар, автограф өләштеләр

Менделеевскиның «Айсберг» ХК уенчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» ХК йолдызлары белән уйнадылар. 

Ел сизелми үтеп китте һәм континенталь хоккей лигасы уенчылары өченче кат «Айсберг» клубында тәрбияләнүчеләр белән очрыштылар. Түбән Кама хоккей клубы тарафыннан оештырылучы әлеге мастер-класслар матур традициягә әйләнде. Балалар йолдызларның килүен түземсезле белән көттеләр һәм аларны кәшәкәләре белән бозга суга-суга каршы алдылар. Дуслык һәм хөрмәтне аңлатучы әлеге йола, барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. 

Очрашуны рәсми рәвештә «Айсберг» боз сараеның директоры Егор Демидов ачты. Ул кунакларны һәм балаларны сәламләде, барысына да уңышлар теләде. 


"Мондый очрашулар балаларны илһамландыра, үзләренә ышанычларын көчәйтә, үсеш алуга һәм күнекмәләрен камилләштерүгә этәргеч бирә",−диде ул. 

 

Очрашуның беренче өлеше «Айсберг» клубының кечкенәләр группаларындагы балаларның хәтерендә озакка калыр. Алар белән «Нефтехимик» ХК һөҗүмчеләре Марат Хәйруллин, Егор Попов, Эдуард Гиматов һәм саклаучы Максим Березин масте-класс үткәрделәр, разминка ясадылар һәм уен моментларын шомарттылар. Соңрак 2005 һәм 2007 елда туган үсмерләргә Түбән Кама хоккей клубы йолдызлары белән уйнау мөмкинлеге бирелде. Очрашу ахырында хоккейчылар балалар белән аралаштылар, автограф өләштеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев