Плүс 8 медаль
«Сатори» клубы спортчылары Екатеринбургта Россия Герое Владимир Ласточкин истәлегенә багышланган көнчыгыш сугышчан бергә-бер көрәше (кобудо) буенча Урал Федераль төбәге Чемпионаты һәм Беренчелегендә катнаштылар.
Анда Татарстан, Сверлау, Чиләбе, Төмән, Ырымбур өлкәләреннән, Ханты-Мансийск автономияле төбәге вәкилләре, Удмуртия һәм Алтай төбәкләреннән 250дән артык спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы дүртенче урынны яулады (Әгерҗе шәһәре җыелмасы).
«Алтынны» Глеб Акинин, Стефан Штыков, Максим Прохоров яуладылар.
«Көмешкә» Фаяз Батуллин, Наталья Минибаева лаек булдылар. «Бакырга» Айнур Бадаев, Илья Тимиркеев, Дмитрий Егоров ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев