Россия герое Сергей Борин истәлегенә малайлар һәм үсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры
Ижевск шәһәрендә Россия герое Сергея Борин истәлегенә ир-атлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды.
Анда «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Ярышка Россиянең 18 регионыннан 400дән артык спортчы килде. Саха (Якутия), Пермь өлкәсе, Свердловск, Самара, Нижегородск өлкәләре, Мәскәү, Калининград командалары көчлеләрдән саналды.
Менделеевск спортчыларыннан кече үсмерләр арасында Вильнур Мищихин һәм Дамир Мулләхмәтов яхшы көрәшне күрсәттеләр. Алар көрәшкән яшь категориясендә 45 кеше булды. Якынча алышларда үз көндәшләрен җиңеп Вильнур чирек финалга барып җитте, ә Дамир ярымфиналга, ләкин 3 урын өчен көрәштә оттырды һәм 4 урын яулады. Дамир Хәкимов яхшы көрәште.Тренерлары Р.Хөснетдинов, Р.Гыйльманов, А. Григорьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев