Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россиянең көчле көрәшчеләре

«Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимур Зубрин Яңа Чебоксарда ирекле көрәш буенча V нче Россия яшьләре спартакиадасының финал ярышлары катнашучысы булды.

Чарага барлык федераль төбәкләрдән көчле көрәшчеләр килде — Калининградтан алып Сахалинга кадәр. Ярышларда бары тик үз төбәкләрендә җиңүчеләр генә катнаша алды. «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимур Зубрин Татарстан, аннан соң Идел буе федераль төбәге спартакиадаларында җиңүләр яулап, сайлап алу турын узды.

Яңа Чебоксарда Тимур лаеклы чыгыш ясады, ярымфиналга җитеп, финалга чыгу буенча көрәштә Үзәк федераль төбәге көрәшчесенә оттырды. Якташыбыз Урал Федераль төбәге көрәшчесен җиңеп бронза медаль яулады һәм Россиянең көчле көрәшчеләре өчлегенә керде. Тренеры Александр Григорьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X