Шәһәр көненә спорт ярышлары
Шәһәр һәм физкультурачылар көннәре, Л.Я.Карпов заводының 150 еллыгы уңаеннан “Химик” стадионында спорт ярышлары үткәрелде.
+
Ямь-яшел мәйданда берүк вакытта хатын-кызлар арасында волейбол буенча шәһәр беренчелеге һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале җәелдерелде.
Асия Мөхәммәтханова
Спорт чараларын шәһәр җитәкчелеге, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә, “Яшьлек” яшьләр үзәге, Менделеевск инвалидлар җәмгыяте, “Форпост” клубы, БИҮ тәрбияләнүче “Наперегонки с ветром” волонтерлары оештырды.
Тантаналы парадка җыелганнарны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы Рашат Фаизов котлады, киләчәктә спортны үстерүдәге бурычларга җентекле тукталды һәм һәркемгә лаеклы җиңүләр теләде. Рашат Әнвәрович ГТО нормаларын тапшыруда җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды. ГТО значокларына ия булучылар Рашат Фаизов, Олег Немтырев, Тәнзилә Шәйдулова, Артур Гыймадиев, Илнур Акбаров һәм башкалар.
Футбол кырында “Аммоний” АҖ, “Форпост” клубы, мәгариф Идарәсе, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командалары арасында киеренке ярышлар башланды. Инвалидлар фестивале программасында урыннан озынлыкка сикерү, дартс һәм баскан килеш күкрәк турысыннан төеп тутырылган тупны этеп җибәрү уеннары каралды.
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Миннегәрәев билгеләвенчә, барлык чараларны үткәрүдә “Наперегонки с ветром” йөгереш мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең ярдәме зур, тиздән җиңел атлетика бүлекчәсе ачылачак, анда йөгерешне җәелдерү күздә тотыла.
Безнең корреспондент уеннарда катнашучылар белән аралашты.
– Командада сигез кыз катнаша. Алар яхшы әзерлек узганнар. Гүзәл затларыбыз бүген дә сынатмаслар дип ышанабыз, – дип белдерде “Аммоний” АҖ профсоюз комитеты рәисе Рәйхан Сабирҗанов.
“Бондюг” ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева сүзләренчә, биредә оештырылган спорт ярышларында 27 кеше катнаша, шул исәптә коррекция мәктәбе укучылары.
– Дартс белән мавыгам, минем очко 30га якын булды. Моннан тыш шашка һәм шахмат уеннары да ошый, ярышларда бик теләп катнашам. Элек стадионда халык күп җыела, спорт уеннары һәм мәдәни чаралар еш оештырыла иде, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам, – ди ярышларда катнашучы спорт сөюче-ветеран Николай Прохоров.
Нәтиҗәдә, спорт фестивалендә җиңүчеләр билгеләнде. Дартс буенча беренче урынга төрле яшь категорияләрендә Алик Мустаев, Ринат Соловьёв, Регина Зарипова, Татьяна Тарасова лаек булдылар. Урыннан озынлыкка сикерүдә бертуганнар Регина һәм Адель Зариповлар, Алик Мустаев иң яхшылардан дип табылдылар. Баскан килеш тупны этеп җибәрүдә Ринат Соловьев һәм Татьяна Тарасовага тиңнәр булмады. Волейбол буенча “Аммоний” командасы – беренче, икенчедә – балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, өченче –“Форпост”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев