Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәламәтлек өчен ни эшләргә кирәк

Шәһәрдә физик культура белән шөгыльләнү өчен урыннар арта бара.

Менделеевлылар спорт аллеясында, мәйданнарда, спортзалда һәм «Ушков утраулары» паркында очрыйлар.

Алина Поликарпова йөгерүнең файдасы турында сөйләде.

– Спорт – минем яшәү рәвешем. Иң яхшысы – иртә белән йөгерү, ул вакытта яңа көч, энергия туплыйсың һәм эш тә нәтиҗәле була. Үзчикләү режимы булганда гамәлгә онлайн шөгыльләр керттем. Бу минем өчен яңа тәҗрибә булды. Менделеевскида резиналы каплавыч юл белән җиһазландырылган спорт аллеясы бар, аннан соң тренажерларда шөгыльләнергә мөмкин.

Шәһәр урамнары һәм «Ушков утраулары» паркы буенча йөгерүчеләрне дә күзәтергә мөмкин. Бу иҗтимагый киңлектә йөгерергә генә түгел, фитнес белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Менделеевскида сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да бар, шуның өчен һәркем йөгерү белән генә түгел, үз теләге буенча кардио-тренировка, биюләр, каратэ, йөзү белән мавыга ала. Иң мөһиме, сәламәтлекне саклыйк, бу уңайдан барлык ресурслардан да файдаланыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев