Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт көзе

10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары өчен «Спорт көзе» исемле спорт бәйрәме узды.

Балалар үзләренең әти-әниләрен флешмоб белән сәламләделәр. Аннан соң уеннар- эстафеталар башланды: «Кояшкай», «Җитез кедалар», «Сәяхәтче бакалар», «Әни портреты», «Салют» һәм башкалар.

Эстафеталар арасында спорт биюләре стилендә иҗат номерлары, шулай ук тамашачы өчен флешмоб тәкъдим ителде. Бәйрәмне физкультура буенча инструктор Э.Иргубаева һәм тәрбияче И.Логинова оештырды. Чара күңелле узды, барлык катнашучылар һәм тамашачылар уңай тәэсирләр алдылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Балаларга бүләкләр өләшенде.

Фото 10 нчы бакча архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев