Татарстанның 4 районында ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары ачыла
2021 елда «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча, республиканың дүрт районында ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт мәйданчыклары ачылачак.
Алар Нурлат, Яшел Үзән, Чистай һәм Биектау районнарында урнашачак.
«Демография» илкүләм проекты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык санын 55 процентка кадәр җиткерү бурычын күздә тота. Бу күрсәткечкә ирешү өчен кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә этәрүче ГТО комплексларын актив рәвештә үстерү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев