Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Татарстанның бадминтон өметләре -1 тур» сайлап алу туры үткәрелде

Түбән Камада ТР муниципаль берләшмәләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -1 нче тур» сайлап алу турының зона этабы узды.

Анда Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Актаныш, Менделеевск шәһәрләреннән һәм районыннан йөзгә якын спортчы катнашты.

Безнең шәһәрне тренер Тәнзилә Шәйхулова җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

Ярышлар 2009-2010 елда туган үсмерләр, 2008-2009 елларда туган үсмерләр, 2011елда туган малайлар һәм аннан кечерәкләр, 2008-2009 елларда туган кызлар, 2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәк яшь төркемнәрендә ялгыз разрядта үткәрелде.

Безнең тәрбияләнүчеләр үз яшь төркемнәрендә лаеклы чыгыш ясадылар.

2012 елда туган Рәхим Мирсәидов II урынны яулады. Җиңүчегә диплом һәм медаль тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев