Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Теннис баталияләре

Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.

Анда Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Кукмара, Теләче һәм Мөслимнән спортчылар катнашты.

Котлау сүзләре белән прокурор Ришат Шакиров, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы Рашат Фәизов, «Бондюжский» ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева, спорт мәктәбе директоры Оксана Габделбариева мөрәҗәгать иттеләр.

Ярышта җиңүчеләр иң күп балл җыюга карап билгеләнде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә менделеевлылар беренчеләрдән булдылар, икенче һәм өченче урыннарда — Актаныш һәм Кукмара уенчылары.

Динар Әхмәдҗанов прокурор Ришат Шакиров белән шәхси баталиядә көрәште, аның кулыннан кыйммәтле бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев