“Турникмен-2018”
Шәһәр көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында яшьләр арасында "WORKOUT" узды.
Аны “Сатори” үсмерләр-яшьләр клубы, “Форпост” үзәге Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә һәм “Яшьлек” Яшьләр үзәге яклавында оештырды.
Программада биек матчада (перекладинада) күтәрелү, “почмакны” бруста упоре тоту, кискен борылыш белән күтәрелү-ир-атлар өчен каралды. “Турникмен-2018”дә 13тән 30 яшькә кадәрге тугыз кеше катнашты.
– Турникта 12 яшьтән шөгыльләнәм, мондый ярышларда беренче мәртәбә. Яр Чаллыда политехника көллиятендә бер ел укыдым, техник-электрик булачакмын. Моннан тыш кул көрәше белән дә мавыгам, – ди 18 яшьлек Илья Симаков.
– Сәламәт яшәү рәвеше алып барам, башкаларга да киңәш итәм. Саулык зур байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Футбол, җиңел атлетика белән дусмын. Турникта 20 елга якын шөгыльләнәм. 2010 елда республика күләмендә әлеге спорт төре буенча ярышларда өченче урынны алдым. Эчке эшләр бүлегенең кизү торудагы оператив ярдәмче буларак хезмәтемдә спорт аеруча мөһим, – дип уртаклашты Станислав Ханжин.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Сергей Дунаев, икенчене – Илья Симаков, өченчене – Станислав Ханжин яуладылар. “Таттелеком”нан махсус призга иң яшь катнашучы 13 яшьлек Илья Бакаев, шулай ук Антон Васильев һәм Стефан Идиятуллин лаек булдылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев