Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөгерештә 400дән артык кеше катнашты

Йөгереш барышында барлык санитар нормалар да үтәлде: җиңелатлетлар яшь категорияләре һәм старт вакыты буенча исәпкә алындылар.

«Татарстан кроссы»на 410га якын катнашучы җыелды. Аларның барысы да чаңгы юлы территориясенә юл алды.

Җыелганнарга сәламләү сүзләре һәм ГТО комплексы билгесен тапшыру белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева һәм «Батыр» спорт мәктәбе директоры Оксана Габделбариева мөрәҗәгать иттеләр.

Беренчеләрдән булып мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен старт бирелде. Аннан соң гомумбелем учреждениеләре укучылары йөгерде. Аларның дистанциясе 600 метрны тәшкил итте.

Тамашачы һәм җанатарлар өчен төрле формадагы предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләренең бер һәм ике чакрым ераклыкка йөгерүләре мавыктыргыч булды.

Бу көнне иң яшь катнашучы дип Матвей Минеев (11 нче балалар бакчасы) танылды, малайга нибары өч яшь, ләкин ул берничә йөз метр араны зур теләк белән узды. Яшь буенча иң өлкән йөгерүчеләр дип Фирдәүс Осипова (район үзәк хастаханәсе) һәм Рамил Вәлиев («Аммоний» АҖ) табылды.

Шалаумовлар һәм Егоровлар спорт сөюче гаилә дип табылдылар. Ир белән хатын бергәләп ничек итеп сәламәт яшәү рәвешен алып баруны популярлаштыруда үрнәк күрсәттеләр.

Спорт бәйрәме барлык катнашучыларга да яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев