Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөзү буенча район Беренчелеге узды

Җиңү көне һәм җиде Советлар Союзы Герое истәлегенә «Нептун» сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча район Беренчелеге узды. Стартка Менделеевск, Алабуга, Мамадыш һәм Можганың яшь йөзүчеләре чыкты.

Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева, Яшьләр һәм спорт идарәсе начальнигы Рашат Фәизов, «Нептун» СК директоры Егор Демидов, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм һәлак булган солдат әнисе Раиса Куршакова лаеклы җиңүләр теләделәр.
Катнашучылар 25 һәм 50 метрлы дистанциядә ирекле стиль буенча йөзүдә ярыштылар.

Тамашачы йөзүчеләрне хуплау сүзләре белән актив яклады. Җиңүчеләр шәхси һәм команда зачётларында билгеләнде. 25 метрлы дистанциядә командалар йөзүендә беренче урынны Алабуга яулады. Икенче — Можга. Өченче урынга Менделеевск командасы лаек булды, аның составында Алия Гыйззәтуллина, Азат Камашев, Азалия Азина, Эмиль Соловьёв, Ангелина Кошелева, Эмиль Фёдоров, Самира Ибрагимова, Эмиль Джанджигитов.

Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев