Зур футболның киләчәге ишегалдыннан башлана
“Химик” спорт комплексы мәйданчыгында малайлар катнашында футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.
Аны “Карповчы” ТИСы, “Бердәм Россия” җирле бүлеге, яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе, “Батыр” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе оештырды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова сүзләренчә, ТОСлар үз территорияләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандаласыннар өчен район башлыгы Валерий Чершинцев футбол үткәрү инициативасы белән чыкты.
– Җирле үзидарә органнары депутатлары “Менделеевск районы – социаль-икътисадый үсеш һәм сәламәт яшәү рәвеше территориясе” исеме астында программа төзеде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру балалар белән эшләүдән башлана. Җәй дәвамында яшь буын футбол уеннары белән мәшгуль булды. Укытучылар һәм яшьләр активистлары зур энтузиазм белән яшь менделеевлыларның җәйге вакытларын үткәрүгә актив кушылдылар. Алар футболга ихлас йөриләр. Хәзер безнең оныклар уйный, – дип билгеләде Клавдия Смирнова.
Уен мәйданчыгына “Фомин-21” һәм “Фомин-18” үсмерләр командалары чыкты. Көннең эссе булуына карамастан алар бар игътибарларын спорт чарасына юнәлттеләр.
– Бүген футбол кырында Фомин, 18, 21; Менделеев,2; Зеленая,10 урамнары командалары үз уеннарын күрсәтте. Балаларның тренеры, “Аммоний” АҖендә спорт белән мавыгучы Игорь Тарасов. Ярышлар битараф булмаган менделеевлылар Руслан Гыймазетдинов һәм Лилия Һадиуллина ярдәмнәре белән мөмкин булды. Татлы призлар һәм истәлекле бүләкләрне “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар корпусы тәкъдим итте, – дип белдерде “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова.
Без спортчыларның уеннары турында җанатарларның фикерләре белән кызыксындык.
– “Фомин-21” командасы өчен җан атабыз, чөнки без запастагы уенчылар. Иң мөһиме катнашу дип саныйбыз. Футболны яратабыз, дөнья Чемпионатында Россия командасы яклы булдык, – дип фикерләре белән уртаклаштылар Данил Прохоров, Рамир Нәҗметдинов һәм Максим Мартынов.
Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, дуслык җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев