“Сатори” горурлыгы – шәкертләре
2012 елдагы эшчәнлек йомгаклары белән "Сатори" яшүсмерләр клубы директоры Лилия Богатова таныштырды.
Аның сүзләренчә, клуб традицион каратэ, спорт кул сугышы, көнчыгыш хәрби кара-каршы көрәше (кобудо), атлетик гимнастика юнәлешләре буенча эш алып бара.
Анда 6 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр шөгыльләнә. Биш тренер күнекмәләр үткәрә. Яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда, күрсәтмә чыгышларда...