Новости с тегом - яћалыклар
-
Яхшы йөзүчеләр ачыкланды
"Нептун" бассейнында йөзү буенча нормативлар үтәү ярышлары узды. Тренерлар Розалия Насыйфуллина, Екатерина Воробьёва кул астында шөгыльләнүче урта һәм өлкән төркемдәге 78 бала 50, 100, 200 метрга кроль, брас, батерфляй, комплекслы йөзүдә көчләрен сынадылар. Үз категорияләрендә җиңү яулаучыларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
“Химик” спорт сараенда чаралар уза
► Каратэ белән шөгыльләнүче 7-18 яшьлек балалар чираттагы аттестация уздылар. Яхшы әзерлек күрсәткән кырык яшь спортчы төрле дәрәҗә билбауга ия булды. ►"Сатори" яшүсмерләр клубында шөгыльләнүчеләр арасында кул көрәше буенча ярышлар оештырылды. Тренерлар Сергей Лисютин һәм Лилия Богатова кул астында бу төр спортка өйрәнүче 120 бала өлгерлектә, көчлелектә сыналды. Җиңүчеләр Мактау...
-
Хоккей осталары билгеләнәчәк
25 февральдә "Айсберг" боз сараенда шәһәр буенча хоккей беренчелегенә традицион ярышлар старт ала. Мәктәп укучылары арасында район башлыгы призына оештырылган чарада биш команда көч сынашачак. Хоккей сөючеләрне, шулай ук һәр команда җанатарларын "Айсберг"та көтеп калалар.
-
Кикбоксерларны яклыйк
18 гыйнварда "Химик" ССК кикбоксинг буенча Татарстан ачык чемпионаты һәм беренчелеге була. Чемпионатны тантаналы ачу - 14.00 сәгатьтә.
-
Кышкы ялда “Нептун”да
Кышкы каникулларда бассейнга йөрүче балалар өчен кызыклы чаралар оештырылды. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелгән очрашуларда укучылар "Яңа ел карнавалы" дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Уеннар, әңгәмәләр, яңа ел викторинасы да һәркемгә күңелле мизгелләр бүләк итте."Яңа ел пейзажы" фотоконкурсы җиңүчеләрне билгеләде. Йөзү буенча мини-эстафетада көчләрен сынаучылар бу төр спортта осталыкларын ачыкладылар.
-
Боксчыларның җиңүе
Туймазыда сугышчы-интернационалист Ф.Гәрәев истәлегенә багышланган бокс буенча традицион турнир узды. Башкортстан, Татарстан һәм башка регионнар спортчылары арасында менделеевлылар да булды. Ислам Вәлиев (беренче) һәм Александр Малинов (өченче) үз авырлык категорияләрендә призлы урыннарны алдылар. Үсмерләр тренер Марсель Шәфыйковта шөгыльләнәләр.
-
Алда – Мәскәү
Ижевск шәһәрендә көнчыгыш хәрби кара-каршы көрәш буенча Удмуртия Республикасының ачык беренчелеге һәм чемпионаты булды. Ярышларда Ижевск, Можга, Әгерҗе, Менделеевск шәһәрләреннән һәм Кече Пурга авылыннан 182 спортчы катнашты. "Сатори" клубы вәкилләре җиде призлы урын яулады: беренче урын - Лариса Павлова (кумитэ, нунчак), икенче - Гөлназ Минаҗетдинова, Наталья Миннебаева, Роман Филатов (кумитэ,...