Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССР

«Шире круг» регионара бәйге фестивале

Балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Л.А.Гиннатуллина исемендәге II нче «Шире круг» халык уен коралларында уйнаучыларның регионара бәйге фестивале үткәрелде.

Конкурска Лениза Гиннатуллина исеме бирелү очраклы түгел. Л. Гиннатуллинаның район мәдәният тормышына керткән өлеше бәһасыз. Менделеевлылар күңелендә ул югары культуралы, чын интеллигент, талантлы педагог, җитәкче, сөйкемле хатын-кыз булып калды һәм калачак.

Бу көнне БСМ залы халык музыкасын яратучыларны җыйды, бирегә Менделеевскидан һәм Яр Чаллыдан килделәр. Конкурсантларга сәламләү сүзләре белән Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова мөрәҗәгать итте.

Катнашучыларның чыгышлары «Ялгыз һәм ансамбль башкаруында» номинацияләрендә баян, аккордеон, домра белән узды. Конкурсантларның репертуарында татар композиторларының әсәрләре яңгырады.

Барлык катнашучыларга да дипломнар, җиңүчеләргә истәлекле статуэткалар тапшырылды.

Әлеге бәйге Лениза Әсхат кызы турындагы истәлекләрне саклап, изге традициягә әверелер һәм яшь башкаручыларның осталыгын камилләштереп ел саен үткәрелер дигән ышанч бар.

Фото муниципалитет архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев