Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССР

ТАССРның 100 еллыгына

Менделеевлы, химия сәнәгате легендасы Мәрьям Әхмәтгәрәева (Мөстәкыймова) йөз яшьлек юбилеен билгели

Мәрьям Әхмәтгәрәевна заводның үзәк лабораториясенә 49 ел гомерен бирә. Ул унлаган уйлап табу эше авторы. Барий карбонатын калдыкларсыз алу, натрий гипосульфитын җитештерү алымнары, магний сыеклыгын кальцийдан аеру – М.Зарипованың күпьеллык практика нәтиҗәсе. Боларның барысы да хәзер химия сәнәгатендә киң кулланыла.

Аны туган предприятиенең химик-аналитикларының бер буыны гына түгел, илебезнең башка коллективларында да химиягә мәхәббәт тәрбияләгән күпкырлы укытучы буларак беләләр.

Химия сәнәгате легендасының хезмәте «Почет билгесе» ордены, СССРның Халык казанышлары күргәзмәсе бронза медале, «СССРның химия сәнәгате отличнигы» почетлы исемнәре белән бәяләнә, Бөтенсоюз уйлап табучылар һәм рационализаторлар Җәмгыяте республика премиясе лауреаты исеменә һәм тармакның күпсанлы медальләренә, грамоталарына лаек була.

– Мин бәхетле хатын. Томышымның һәр көне үземнең кемгәдер кирәк булуымны тою белән шатлыклы, – ди юбиляр. – Озын гомерле булуымның сере дә шундадыр.

Мәрьям Әхмәтгәрәевна, туганнарыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызны сөендереп, сау-сәламәт яшәгез! Юбилеегез белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев